Warning: "continue" targeting switch is equivalent to "break". Did you mean to use "continue 2"? in /home/users/r/radiksh/domains/kynel.ru/wp-content/plugins/cforms/cforms.php on line 730
Кунел.ру | Күӊел.ру >> Татарское радио онлайн! > Чат

Барлык сәхифәләр

“Электротехниклар” компаниясе юлларны төзекләндерүне төгәлләде

“Электротехниклар” идарә итү компаниясе квартал эчендәге юлларны төзекләндерүне төгәлләде. Әлеге идарә итү компаниясенә караган 9 комплекста эш график нигезендә 1 айга якын барды. Барысы 1200 квадрат метр мәйданда юллар ремонтланды, бордюрлар яңартылды. Бу максатка 1 млн 540 мең сум акча тотылды. Быелга планлаштырылган эш тулысынча башкарылды, беренче чиратта иң начар юлларны төзекләндерелгән. Торак- коммуналь хезмәтләре өчен бурычларын халык түләп бетерсә, тагын да күбрәк күләмдә эшләү мөмкинлеге була. Бүгенге көндә “Электротехниклар” идарә итү компаниясе территориясендә яшәүчеләрнең  100 млн сумга якын бурычы бар.

һава десанты гаскәрләре көне

Бүген һава десанты гаскәрләре көне. Әлеге уңайдан Ватан – ана мемориале комплексы янында тантаналы чара үтте. Деснтчыларны тәбрикләргә Комсомол районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, “Бердәм Россия” партиясенең Чаллы бүлегеннән Римма Ризванова, Ветераннар советы рәисе Наил Сафин килде. Шәһәрдә барлыгы 2 мең десантчы исәпләнә. Тулырак...

Химик матдәләр белән агулану

Соңгы 10 көндә Татарстанда химик матдәләр белән агулануның 51 очрагы теркәлгән. Алар арасыннан 17 кеше – исерткеч эчемлекләр һәм ялган аракы, 5 кеше – наркотиклар, 20 кеше - дару препаратлары, 9 кеше башка матдәләр кулланган. Нәтиҗәдә 5 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Химик матдәләр белән агуланучылар арасында 30 ир-ат һәм 21 хатын-кыз, шул исәптә 7 яшүсмер дә бар.

Ивановода спорт ориентиры буенча Россия беренчелеге төгәлләнде

Ивановода спорт ориентиры буенча Россия беренчелеге төгәлләнде. Ярышларда 12 дән 18 яшькә кадәрге спортчылар көч сынашты. Татарстан җыелма командасы составында шәһәрнең балалар һәм яшүсмерләр иҗат үзәгеннән Айдар Зарипов, Сергей Климкин Республика данын якладылар. Эстафетада команда 3 нче урынга лаек булды. Яхшы нәтиҗә күрсәткән Чаллы спортчылары Россия ярышларында катнашу хокукы алды.

27 июльдән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе старт ала

27 июльдән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе старт ала. Чаллыда быел 5 мең 366 бала беренче сыйныфка бара. Шуларның 822се хәйрия ярдәменә мохтаҗ. 55 укучы — күп балалы гаиләдән. 2 нче-11нче сыйныфта укучы 1 мең 237 балага шулай ук ярдәм кирәк. Акция кысаларында барлыгы 2 мең 114 балага хәйрия ярдәме күрсәтеләчәк. “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыяте 1нче сыйныфка баручы һәрбер баланы букча белән тәэмин итәчәк. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе 25нче августка кадәр дәвам итә.

Чәчәтараш һәм маникюр ясау сәнгате буенча бөтенроссия күргәзмәсе Чаллыда

Шәһәрдә август башында чәчәтараш һәм маникюр ясау сәнгате буенча бөтенроссия күргәзмәсе узачак. Биредә Мәскәү, Санкт—Петербург, Волгоград, Пермь, Казаннан профессионаллар катнашуы көтелә. Чара кысаларында халыкара  класслы белгечләр семинарлар, тренинг,  мастер—класс үткәрәчәк. Җиңүчеләргә Россия кубогына сентябрьдә Санкт—Петербургта  оештырылучы 4 нче ачык чемпионатта катнашу хокукы биреләчәк.

Түбән Кама ГЭСында саклык чаралары катгыйлаштырылды

Түбән Кама ГЭСында саклык чаралары катгыйлаштырылды. Моңа Кабардин-Балкар республикасының Баксан ГЭСенда булган шартлау этәргеч бирде. Бүгеннән ГЭС объектларына керүчеләр өчен пропуск режимы һәм урыннарда күзәтчелек көчәйтелде. Моннан тыш ГЭС территориясе заманча сигнализация һәм күзәтү системасы белән җиһазландырылган.

Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге делегация Севастопольгә китте

Бүген шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге делегация Севастопольгә китте.Чаллы инде 4 ел Кара Диңгез флотына шефлык итә. Быелгы визит та шәһәр белән флот арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлекне үстергә юнәлтелде. Флотның яр буе частьләрендә шәһәрдән 41 егет хезмәт итә.Визит хәрби диңгез флоты бәйрәме алдыннан оештырылды. Әлеге уңайдан егетләргә истәлекле бүләкләр, әти - әниләре, дусларыннан сәламнәр язылган ДВД дискалар тапшырылачак.

Login