Warning: "continue" targeting switch is equivalent to "break". Did you mean to use "continue 2"? in /home/users/r/radiksh/domains/kynel.ru/wp-content/plugins/cforms/cforms.php on line 730
Кунел.ру | Күӊел.ру >> Татарское радио онлайн! > Чат

Барлык сәхифәләр

Мәктәпләрдә яңа уку елына әзерлек эшләре төгәлләнү алдында

Шәһәр мәктәпләрендә яңа уку елына әзерлек эшләре төгәлләнү алдында. Быел ремонт эшләренә 20 млн 200 мең сум акча бүленеп бирелде. 16 августтан мәктәпләрне яңа уку елына кабул итү башлана. Бүгенге көндә шәһәрдә 66— гомуми белем бирү, 8— коррекцион, 2— шәхси, 1— кичке мәктәп бар. Яңа уку елында 5400 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Алар өчен 230 сыйныф кабинеты әзерләнде. Тулырак...

Чаллының икътисади күрсәткече үсә бара

Чаллының икътисади күрсәткече үсә бара. Уткән ел белән чагыштырганда, теркәлгән предприятияләр саны 7.5 процентка, ә шәхси эшмәкәрләр саны 4 процентка арткан. Ел башыннан промышленность предприятияләре 64 млрд 900 млн сумлык товар җитештергән. Чаллылылар түләүле хезмәтләрдән күбрәк файдалана башлаган. Беренче ярты еллыкта халыкка 13 млрд 200 млн сумлык түләүле хезмәт күрсәтелгән. Бу үткән ел белән чагыштырганда 3,6 процентка артыграк. Түләүле хезмәт күрсәтү күләме буенча Чаллы республикада 2нче урында тора. Тулырак...

Чаллыга шәһәр статусы бирелүгә 80 ел

Чаллыга шәһәр статусы бирелүгә 10 августта 80 ел тула. Бәйрәм уңаеннан шәһәр тарихы музее һәм “Бизнес — Центр“ , “Уч төбендә шәһәр“ дип исемләнгән пректны гамәлгә ашыра. Шәһәр халкына “Бизнес — Центр“ның 25 катына менеп шәһәрне күзәтү мөмкинлеге булдырыла. Экскурсияләр һәр атнаның җомгасында уздырылачак.

Тулырак...

Бездә бронза

Төркиядә узган мәктәп укучылары арасында шахмат буенча дөнья беренчелегендә шәһәрдәшебез, спорт мастерлыгына кандидат Нәфис Талипов бронза медальгә лаек булды. 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр категориясендә ул 9 мөмкинлектән 6,5 очко җыйды. Тулырак...

Әсгать Сәфәров Түбән Кама һәм Зәй ГЭСларында булды

Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров Түбән Кама һәм Зәй ГЭСларында булды. Эшлекле сәфәр барышында ул күзәтү пропуск режимы белән танышты. Баксан ГЭСында булган гадәттән тыш хәлдән соң, Россия эчке эшләр министры мөһим объектларны, гидротехник корылмаларын, тормыш иминлеген тәэмин итүче объектларны контрольгә алуны мөһим бурыч итеп куйды. Шуны күздә тотып, августның беренче ун көнендә Татарстан эчке эшләр министрлыгы республиканың шәһәр һәм районнарда урнашкан энергетика объектларында тикшерүләр уздырачак.

Тулырак...

«Камгэсэнергострой» төзүчеләр көненә багышлап бәйрәм чарасы үткәрде

Бүген шәһәрнең иң эре төзелеш предприятияләренең берсе “Камгэсэнергострой” ачык акционерлык җәмгыяте төзүчеләр көненә багышлап бәйрәм чарасы үткәрде. Башта төзүчеләр Социалистик Хезмәт Герое Евгений Батенчук һәйкәленә чәчәкләр салдылар, соңыннан “Энергетик” мәдәният сараенда тантаналы кичә булды.

Предприятиедә 4 мең 900 кеше эшли. Бу көннәрдә төзүчеләр Түбән Каманың Танеко, Казанның 45 мең кешегә исәпләнгән стадионында, Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү шифаханәсе, Ижау шәһәренең Нижсталь заводы төзелешләрендә катнаша. Тулырак...

Торак коммуналь хуҗалыгына 1,57 млрд. сум

Торак коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга теләктәшлек фонды республиканың ике шәһәре - Чаллы һәм Кама Аланына 1,57 млрд. сумлык финанс ярдәме күрсәтүне раслады. Карар нигезендә республика өчен билгеләнгән лимит 975, 86 млн. сумга арттырыла. Акчалар күп фатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрүгә тотылачак. Тулырак...

Ятим балаларны тәрбиягә алган педагог гайләләренә ярдәм ителә

Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, ятим балаларны тәрбиягә алган педагог гайләләренә, укытучы елы кысаларында, ярдәм итү күздә тотыла. Татарстанда шундый 130 гайлә исәпләнелә. Шул исәптән Чаллыда 3 педагог гайләсендә мәктәп яшендә булган 3 бала тәрбияләнә. Тулырак...

Login