"2.18" бизнес үзәге бинасында яңа мәдәни – күңел ачу урыны - җәйге бакча һәм "Достоевский" кафесы ачылды. әлеге ресторанның иң беренче кунагы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиев булды. Шәһәрдә мондый биналарның артуы күзәтелә, дип искәртте ул. Соңгы елларда гына бүгенге заман таләпләренә җавап бирүче 25тән артык җәмәгать туклануы объектлары ачылды. "Достоевский" кафесында да эшлекле очрашулар уздыру, күңелле ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр бар.
Халык санын исәпкә алуда һәр граждан да мөстәкыйль рәвештә бланкларны тутыра алмаска мөмкин. Бу нигездә физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә кагыла. Мисал өчен кемнеңдер күзе күрмәскә, яки бөтенләй рус телен белмәскә мөмкин. Шуңа күрә дәүләт Думасы депутутлары законга төзәтмәләр кертте. Милләт турындагы мәгълүматны тиешле графага гражданның ризалыгы белән сан алучы яза алачак.
Татарстанда каты көнкүреш калдыкларын эшкәртүгә игътибар тагын да артты.Бүгенге көнгә Республика территориясендә елына 1 миллион 121 мең тонна чүп аралау егәрлеге булган 23 линия эшли. Тиздән Балык Бистәсендә тагын бер шундый җайланма файдалануга тапшырылачак.
Тулырак...
РФ Дәүләт Думасы машина йөртүчеләрне таныклыкларыннан мәхрүм итүгә кагылышлы административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр кертүне икенче укылышта кабул итте. Хәзер машина йөртүчеләр таныклыкларын суд карар чыгарып, өч көн үткәннән соң, үзләре ЮХИДИга илтеп бирергә тиеш. Шунсыз мәхрүм итү срогы башланмый.
Тулырак...
Пассажир йөртү белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр һәм оешмаларга карата закон катгыйлана. Яңа карар 21 нче июльдән үз көченә керәчәк. Аның нигезендә юлларда хакимият белән килешүе булмаган автобус һәм газель хуҗаларына штраф яный. Шәхси эшмәкәрләр өчен аның күләме 20 меңнән алып 30 мең сумга кадәр. Юридик затларга — 50 меңнән алып 60 мең сумга кадәр. Административ җаваплылык маршрутын үз ирке белән үзгәрткән транспортларны да урап узмаячак. Тагын бер яңалык Социаль юл йөрү билетлары булган гражданнарга кагыла. Аларны утыртмаган өчен, транспорт йөртүчеләр административ җаваплылыкка тартылачак.
Шәһәрнең 37 нче комплексында төзелүче яңа балалар бакчасын сентябрь аенда файдалануга тапшыру карала. Бинаны төзү өчен республика һәм федераль бюджеттан 148 миллион сум акча бүленде. Биредә балалар өчен яхшы җиһазландырылган бүлмәләр, бассейн, спорт залы булачак. Ул 270 балага исәпләнгән.
ГЭС бистәсендә урнашкан Өзлексез педагогик белем бирү институты бинасы сентябрьдән яңадан балалар бакчасы карамагына тапшырыла. Бирегә юлламаларны күбесенчә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең балаларына бирү каралган. Моннан тыш та элеккеге балалар бакчасы биналарын яңадан кайтару буенча эш алып барылачак. Шулай ук яңа уку елыннан мәктәпләрдә әзерлек сыйныфлары оештыру программасы буенча эш дәвам иттереләчәк.
Чаллылылар 48/05 йортындагы шартлаудан зыян күрүчеләргә ярдәм итүләрен дәвам итә. Биредә төзекләндерү эшләре тәмамланды. Хәзер бу фатирларда яшәүчеләр мебель, көнкєреш техникасы, йорт кирәк - яракларына мохтаҗ. Наталья Минлебаеваның фатиры да шартлаудан зыян күрде. Фатирындагы бер нәрсә дә исән калмады. Бүген Бердәм Россия партиясе вәкилләре аңа суыткыч бүләк итте. Хезмәттәшләре дә ярдәм кулы сузалар. Наталья Минлебаева эшләгән балалар бакчасы коллективы һәм башка мәктәпкәчә белем учреждениеләре 20 мең сум күләмендә акча җыеп бирде. Моннан тыш республика бюджетыннан да матди ярдәм булачак.