Warning: "continue" targeting switch is equivalent to "break". Did you mean to use "continue 2"? in /home/users/r/radiksh/domains/kynel.ru/wp-content/plugins/cforms/cforms.php on line 730
Кунел.ру | Күӊел.ру >> Татарское радио онлайн! > Чат

Барлык сәхифәләр

Кытай делигациясы Чаллыда

Шәһәргә эшлекле визит белән Кытай халык республикасының Ляочен шәһәреннән делегация килде. Чит ил кунаклары шәһәр тарих музеенда булып, автошәһәрнең үткәне белән танышты. Соңрак делегация “Татарстан” бизнес—отелендә шәһәр башкарма комитет җитәкчәсе Васил Шәйхразиев белән очрашты. Васил Шәйхразиев кунакларга шәһәрнең социаль—икътисадый тормышы һәм инвестицион проектлар өчен өстенлекле яклары турында сөйләде. Ляочен шәһәре вәкилләрен салым түләү системасы, эшмәкәрлек өчен мөмкинлекләр кызыксындырды. “Чаллы — перспективлы шәһәр һәм ике шәһәр арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен без барысын да эшләргә әзер,” — дип ассызыклады кытай халык республикасының финанаслар бюросы директоры Цзян Чжичжоу. Бүген делегация “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыятендә булды, соңыннан сәүдә сәнәгать палатасында Чаллы эшмәкәрләре белән белән очрашу үтте.

«Хәят» спектакле DVD дискаларда чыкты!

Драматург Равил Сабыр пьессасы буенча эшләнгән “Хәят” спектаклен тамашачылар хәзер өйләрендә дә карый алачак. Мелодрама рус һәм татар телләрендә DVD дискаларда дөнья күрде. Бу Чаллы татар дәүләт драма театрының дискта чыгарылган беренче спектакле. Халык тарафыннан яратып кабул ителгән әлеге спектаклне театр артистлары инде өч ел дәвамында даими төстә сәхнәгә куеп килде.

Тулырак...

Өйләнешү көнен интернет аша билгелибез!

Бүгеннән Чаллының яшь парлары Тантаналар сараенда өйләнешү көнен интернет аша билгели ала. Теркәү вакытын ЗАГС идарәсе сайтында иртәнге 8дән 10га кадәр сайларга була. Аннары анкета тутырып, сәгать 12дән дә соңга калмыйча Тантаналар сараена килеп раслатырга кирәк. Бүген гаризалар 21нче августка кабул ителә.

“Заря” бакчачылык ширкатендә 39 яшьлек ир—ат кулга алынды

Шушы көннәрдә хокук саклау органнары хезмәткәрләре “Заря” бакчачылык ширкатендә 39 яшьлек ир—атны кулга ала. Аны тыелган үсемлекләрне законсыз үстерүдә гаеплиләр. Ул күршедәге ташландык бакчада киндер үстергән. Аңа каршы җинаять эше кузгатылды.

Cайт реконструкциядән соң ачылды!

Исәнмесез,безнең сайтка керүчеләр! "Күңел" радиосының рәсми булмаган сайты реконструкциядән соң кабаттан ачылды. Яңа дизайн Сезгә ошар дип ышанабыз. Структурадагы үзгәрешләр сайт белән танышуны җиңеләйтә. Тулырак...

КАМАЗ хезмәткәрләренә өстәмә диспансеризация үткәреләчәк

Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы боерыгы буенча, КАМАЗ заводының барлык хезмәткәрләренә өстәмә диспансеризация үткәреләчәк. Моңа кадәр аеруча зыянлы тармакта эшләүчеләр генә медицина күзәтүе үтте.

Педагоглар рейтингы

Хәзер укучының гына түгел, укытучының хезмәтенә дә билге куелачак. Яңа уку елыннан Чаллыда укытучыларның рейтингы булдырыла. Аны һәр чирек саен билгеләргә планлаштыралар. Укытучыларны бәяләүнең төгәл критерийлары беренче сентябрьга билгеле булачак. Мәгариф идарәсе белгечләре фикеренчә, әлеге яңалык, төрле бәйгеләрдә катнашканда, аттестация узганда укытучыларны күптөрле документлар тутырудан азат итәчәк. Шуның өстенә, белем сыйфатын күтәрергә, алдынгы педагогларның эш тәҗрибәсен башкаларга таратырга ярдәм итәчәк.

Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе

Кама дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе итеп үзгәртелә. Уку йортында үткән конференция делегатлары бертавыштан шундый карар кабул итте. Шулай ук вуз коллективына яңа ректор тәкъдим ителде. Ул – сәяси фәннәр кандидаты, моңа кадәр биш ел ТРның яшьләр эшләре спорт һәм туризм министры урынбасары булып эшләгән  Йосыф Якубов.

Login