Warning: "continue" targeting switch is equivalent to "break". Did you mean to use "continue 2"? in /home/users/r/radiksh/domains/kynel.ru/wp-content/plugins/cforms/cforms.php on line 730
Cайт реконструкциядән соң ачылды! « Кунел.ру | Күӊел.ру >> Татарское радио онлайн! > Чат

Кунел.ру яӊалыклары, Яӊалыклар

Cайт реконструкциядән соң ачылды!

Исәнмесез,безнең сайтка керүчеләр!
«Күңел» радиосының рәсми булмаган сайты реконструкциядән соң кабаттан ачылды.
Яңа дизайн Сезгә ошар дип ышанабыз. Структурадагы үзгәрешләр сайт белән танышуны җиңеләйтә.
Беренче чиратта шуны әйтергә кирәк, сайтта яңа бүлекләр бар. Безнең радио белән бәйле фотосурәтләр урнаштырылган фотогалерея эшли. Алып баручыларның анкеталары, тапшырулар программасы белән таныша аласыз. Шулай ук онлайн – радио да үзгәртелде.
Хәзерге вакытта эфирда кем, аннан соң кем булачагын белү һәм күрү мөмкинлеген дә булдырдык.
Мини – чатка да кайбер үзгәрешләр кертелде. Аерым бер кешегә мөрәҗәгать итәсегез килсә, аның исеменә туры китереп төймәгә басарга кирәк. Чаттан файдаланучыларга аерым төсләр билгеләнде. Теркәлмәгәннәрнең исемнәре зәңгәрсу төстә,теркәлгәннәр һәм үз исемнәре белән сайтка керүчеләр яшел төстә, администрация һәм радио хезмәткәрләренең исемнәре кызыл төс белән бирелде. Аеруча актив кешеләрнең исемнәрен үзләренә генә аерым төсләр белән бирүдә карала.
Бу безнең сайтка кертелгән үзгәрешләрнең бер өлеше. Тагында яңарту, үзгәртү планлаштырыла. Әлбәттә Сезнең ярдәмегез белән!
Киңәш, тәкъдимнәрегезне безгә яза аласыз!

Сез әлеге язмага RSS 2.0 аша җавапларны күзәтә аласыз

Фикерләр

  1. Венера:

    Вероника Кузнецова Инде оныттым дигендэ


Фикерегезне языгыз

Исемегез:
Электрон почта:

Login