Чәчәтараш һәм маникюр ясау сәнгате буенча бөтенроссия күргәзмәсе Чаллыда
Шәһәрдә август башында чәчәтараш һәм маникюр ясау сәнгате буенча бөтенроссия күргәзмәсе узачак. Биредә Мәскәү, Санкт—Петербург, Волгоград, Пермь, Казаннан профессионаллар катнашуы көтелә. Чара кысаларында халыкара класслы белгечләр семинарлар, тренинг, мастер—класс үткәрәчәк. Җиңүчеләргә Россия кубогына сентябрьдә Санкт—Петербургта оештырылучы 4 нче ачык чемпионатта катнашу хокукы биреләчәк.