Яӊалыклар

Ишле гаиләләр өчен җир: Казанда бар, Чаллыда юк

Озакламый Татарстанның ишле гаиләләренә бушлай җир бүлә башлыйлар. Районнарда кишәрлек урыны төгәл билгеле, ә менә Казан, Чаллы шәһәрләре өчен бу мәсьәлә әле дә баш бәласе.
Башкалабызда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләп үстерүче гаиләләргә Биектау районыннан җир биреләчәк дигән сүз чыккач, әти-әниләрне 300 гектарлык биләмәнең экологик халәте борчуга салды. Бу тирәләрдән берничә чакрым ераклыктагы гына совет заманында радиоактив калдыклар күмелгән булуы кешеләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хат язарга мәҗбүр итте.

Казан мэриясе түрәләре, республиканың Ростехнадзор, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре ул җирләрне тикшерергә чыкты. Нәтиҗәне үз күзләре белән күрсен дип, алар экскурсиягә җир алырга теләүче әти-әниләрне дә ияртте. Тикшеренүләр Казан Кремле тирәсендәге һаваның бу урынга караганда радиация белән ныграк та зарарланганын исбатлады. Биредә исә аның күрсәткече нормада.

Җир биләмәсенә ярты көн барасы

Бу хәлләрне интернеттан, телевизордан күзәтеп баручы казанлы Венера Ногманованың шул уңайдан үз фикере бар. Ул да ишле гаиләләргә бирелә торган урыннарның һавасын түгел, җирне тикшерергә кирәклеге белән килешә. Моннан тыш әлеге биләмәләр Казанның Совет районында яшәүчеләр өчен генә якын. Идел буе районыннан Биектауга сабыйларны ташлап, йорт төзелешен алып бару бер дә җиңел бирелмәс.

«Ярар минем иң олы улыма 8 яшь. Аны танышлар карамагына калдырып, төзелеш белән шөгыльләнербез дә. Берничә баласы мәктәп яшендә булган гаиләләр бар. Аларга башаяктан эшкә кереп китү җайсызрак булачак. Ике арада юл йөреп, күпме вакыт китәчәк. Шуңа балалар кайда теркәлгән, Казанның шул районы тирәсендәрәк биләмә каралса, күпкә уңайлырак булыр иде», ди Венера ханым.

Моннан тыш аны Казаннан 30 чакрым читтә бирелә торган җирнең инфраструктур яктан тәэмин ителмәгән булуы борчый. «Бу да төзелеш эшләрен тоткарлый», ди биш бала анасы. Шәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин исә Биектаудагы җирлектә газ, электр үткән, юл гына салырга кирәклеген ассызыклады.

10 сутый кирәксә, 7 бала тап!

Татарстанның «Җир кодексы» буенча гаиләдәге беренче 3 балигъ булмаган балага 2 шәр сотый җир карала. Аларның сеңел-энеләре дә булса, аларга тагын берешәр сотый өстәлә. Әйтик, гаиләдә 5 бала үссә, алар 8 сотый җир кишәрлегенә дәгъва итә ала.

Медведев законын 1970 елда ук белгәннәр?!

Башкалада бушлай кишәрлек алырга хокукы булган 3 мең гаиләнең бүген 1287е инде гариза биргән. Алар, шул исәптән республиканың башка районында бәби үстерүче аналар да, «Электрон Татарстан» порталы аша үзләренең чиратын күзәтеп бара. Төбәктә икедән күбрәк бала үстерүче 22 меңгә якын гаиләнең бүген 11 меңе инде чират тора.

Шунысы кызык, бушлай җир алуга чиратта 1970 елда бирелгән гаризалар кешеләрдә зур кызыксыну уята. Аның турында әти-әниләр кызып-кызып форумнарда фикер алыша. Россиядә ишле гаиләләргә түләүсез җир бирү тәкъдимен Президент Дмитрий Медведев әле 2011нең җәендә генә кертте. Бу хакта кайберүләр 1970 елда ук белгән булып чыга бит! Ә менә узган елның гыйнварда ук гариза биреп, чиратка беренчеләрдән булып баскан гаиләләр көлке түгел, ә ризасызлык тудыра. Номерлары алдан алынгач, кишәрлек сайлау мөмкинлеге дә зуррак бит аларның.

Алабуга саранланган

Казан гаиләләре булган җир өстенә проблема чыгарса, Чаллыда әле анысы да юк. Автотөзүчеләр каласының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе җитәкчесе Хәмит Бегишев сүзләренә караганда, Чаллыда 2 меңнән артык ишле гаиләнең 1287се бүген кишәрлек көтә. Аларга 600 гектардан артык җир кирәк.

Шәһәрдә моның кадәр җир булмагач, Чаллы җитәкчелеге җир сорап, Алабуга районына мөрәҗәгать иткән. Ләкин күршеләр кулланышта булмаган  җирләрен бирергә теләмәгән. Татарстан «Җир кодексы» буенча гаиләгә кишәрлек гариза биргәннән соң бер ел эчендә билгеләнелергә тиеш. Шуны истә тотсак, Чаллы җитәкчелегенә җир проблемасын ел ахырына кадәр хәл итәргә туры киләчәк.

Миләүшә ЗАКИРОВА Интертат.ру

Сез әлеге язмага RSS 2.0 аша җавапларны күзәтә аласыз

Фикерегезне языгыз

Исемегез:
Электрон почта:

Login