Warning: "continue" targeting switch is equivalent to "break". Did you mean to use "continue 2"? in /home/users/r/radiksh/domains/kynel.ru/wp-content/plugins/cforms/cforms.php on line 730
Мин татарча сөйләшәм! « Кунел.ру | Күӊел.ру >> Татарское радио онлайн! > Чат

Яӊалыклар

Мин татарча сөйләшәм!

Бу елны “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе ике көн булачак:
6-нчы апрель көнне ИНЭКАның 1-нче бинасында.
7-нче апрель көнне Фидакарьләр аланында.

Акция автохәрәкәттән башлана.  Автохәрәкәт кысаларында “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең әләмнәре һәм логотиплары белән автоколонна оештырылачак. Автомобильчеләр шәһәребезнең берничә проспектыннан узып, татар яшьләренең татар телен сакларга тырышу инициативасын күрсәтәчәк. Соңрак, акция Фидакарьләр аланында күңелле конкурслар, ялкынлы җырлар; буклетлар, түштамгалар һәм эмблемалар тарату белән дәвам итәчәк. Шулай ук, акция логотибы төшерелгән футболкалар кигән волонтерлар гражданнар арасында социаль сораштыру үткәрәчәк. Түбәндәге сораулар биреләчәк: сез татар телен беләсезме? Никадәр дәрәҗәдә? Татар телен өйрәнергә теләр идегезме? һ.б.
Акцияне оештыручылар: Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе, “Чулман” яшьләр берләшмәсе, «Татар Production» иҗади берләшмәсе.

ПРОГРАММА

6 апрель – җомга

– 12.50-13.30 ИНЭКА – 1-нче бина

7 апрель – шимбә

–12.30 – Автопробег
–14.00-16.00 – Фидакарьләр аланы (Бульвар Энтузиастов)

Сез әлеге язмага RSS 2.0 аша җавапларны күзәтә аласыз

Фикерегезне языгыз

Исемегез:
Электрон почта:

Login