
Мин татарча сөйләшәм!
Бу елны “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе ике көн булачак:
6-нчы апрель көнне ИНЭКАның 1-нче бинасында.
7-нче апрель көнне Фидакарьләр аланында.
Акция автохәрәкәттән башлана. Автохәрәкәт кысаларында “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең әләмнәре һәм логотиплары белән автоколонна оештырылачак. Автомобильчеләр шәһәребезнең берничә проспектыннан узып, татар яшьләренең татар телен сакларга тырышу инициативасын күрсәтәчәк. Тулырак...