Warning: "continue" targeting switch is equivalent to "break". Did you mean to use "continue 2"? in /home/users/r/radiksh/domains/kynel.ru/wp-content/plugins/cforms/cforms.php on line 730
«Яңа татар пьесасы — 2012» конкурсы башлана « Кунел.ру | Күӊел.ру >> Татарское радио онлайн! > Чат

Яӊалыклар

«Яңа татар пьесасы — 2012» конкурсы башлана

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, «Казан утлары» журналы һәм «Татарстан яшьләре» газетасы драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2012» премиясенә конкурс игълан итә.

«Яңа татар пьесасы - 2012» конкурсы башлана

Драматургия өлкәсенә караган конкурска авторлар сәхнәдә куелмаган һәм матбугатта чыгарылмаган татар телендә иҗат ителгән пьесалар тәкъдим итә ала. Узган “Яңа татар пьесасы” конкурсларында катнашкан әсәрләр кабул ителми.

Конкурс ябык; псевдоним белән имзаланган әсәрләр (текстларның компьютерда яки язу машинкасында басылуы һәм электрон варианты булу шарт) 2 нөсхәдә кабул ителә; автор турында белешмә (фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, адресы һәм телефоны, кыскача иҗат биографиясе) ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла.

Конкурс шартлары үтәлмәгән очракта, ягъни әсәрнең авторы күрсәтелмәсә яки автор турындагы мәгълүматлар дөреслеккә туры килмәсә, пьеса жюри тарафыннан бәяләнгәннән соң да конкурстан чыгарылырга мөмкин. Конкурска җибәрелгән пьесалар кире кайтарылмый һәм рецензияләнми, алар Г.Камал театры китапханәсендә саклана.

Драма әсәрләре конкурска 2012 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә.

Текстларны почта буенча түбәндәге адреска җибәрү сорала: 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Яңа татар пьесасы-2012» конкурсы.

Җиңүче авторлар акчалата беренче, икенче һәм өченче премияләр белән бүләкләнә. Конкурска кабул ителгән әсәрләрнең сыйфатына карап жюри беренче яки башка бер премияне бирмәскә, хәтта конкурсның үтәлмәве турында карар да чыгарырга мөмкин. Барлык  премияләр дә конкурсның генераль һәм рәсми спонсорлары тарафыннан бирелә.

«Яңа татар пьесасы — 2012» конкурсында өч номинация игълан ителә:

1. Махсус номинация – «Балалар һәм яшүсмерләр өчен пьеса»

2. Татар әдәби әсәренә нигезләнеп язылган инсценировка

3. “Яшьләр һәм җәмгыять” темасына пьеса

Моннан тыш Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнәчәк. Җәмгыятьнең бүгенге хәле яктыртылган әсәрләргә өстенлек биреләчәк, ди чараны оештыручылар.

Конкурс турында өстәмә мәгълүматларны конкурсның координаторы Гөлнур Гиматовадан 8 (843) 293-52-50 телефоны буенча яки kamalteatr@mail.ru электрон почтасы аша алырга мөмкин.

Конкурс 2 этапта уздырыла:

1 этапта (2012 елның 1 декабренә кадәр) жюри әгъзалары конкурска килгән барлык пьесаларны укыйлар һәм 2 этапка узган 10-15 пьесадан торган шорт-бит төзиләр. Бу шорт-бит массакүләм мәгълүмат чараларында һәм www.kamalteatr.ru интернет сайтында урнаштырыла.

2 этапта жюри җиңүче әсәрләрне билгели.

Җиңүче авторларның исемнәре 2012 елның 22 декабрендә игълан ителәчәк.

«Яңа татар пьесасы-2012» конкурсына җибәрелгән пьесаларны жюри рәисе Фәндәс Сафиуллин, жюри әгъзалары – Разил Вәлиев, Гали Арсланов, Фәрит Бикчәнтәев, Искәндәр Гыйләҗев, Ринат Әюпов, Айгөл Габәши, Нияз Игъламов, Кадрия Идрисова, Дамир Самерханов, Илдар Хәйруллин, Исмәгыйль Шәрәфиев, Нурания Җамали, Рөстәм Галиуллиннар бәяли.

Проектта җиңү яулаган пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә.

Сез әлеге язмага RSS 2.0 аша җавапларны күзәтә аласыз

Фикерегезне языгыз

Исемегез:
Электрон почта:

Login