Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы боерыгы буенча, КАМАЗ заводының барлык хезмәткәрләренә өстәмә диспансеризация үткәреләчәк. Моңа кадәр аеруча зыянлы тармакта эшләүчеләр генә медицина күзәтүе үтте.
Хәзер укучының гына түгел, укытучының хезмәтенә дә билге куелачак. Яңа уку елыннан Чаллыда укытучыларның рейтингы булдырыла. Аны һәр чирек саен билгеләргә планлаштыралар. Укытучыларны бәяләүнең төгәл критерийлары беренче сентябрьга билгеле булачак. Мәгариф идарәсе белгечләре фикеренчә, әлеге яңалык, төрле бәйгеләрдә катнашканда, аттестация узганда укытучыларны күптөрле документлар тутырудан азат итәчәк. Шуның өстенә, белем сыйфатын күтәрергә, алдынгы педагогларның эш тәҗрибәсен башкаларга таратырга ярдәм итәчәк.
Кама дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе итеп үзгәртелә. Уку йортында үткән конференция делегатлары бертавыштан шундый карар кабул итте. Шулай ук вуз коллективына яңа ректор тәкъдим ителде. Ул – сәяси фәннәр кандидаты, моңа кадәр биш ел ТРның яшьләр эшләре спорт һәм туризм министры урынбасары булып эшләгән Йосыф Якубов.
10 июльдә Мәскәү проспектындагы 136 А йорты файдалануга тапшырылачак. 63 гайлә фатыйрлы була. Тантаналы чарага Татарстан республикасының яшьләр, спорт һәм туризм министры Рафис Борһановның килүе көтелә. Әлеге йорт “Яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуга дәүләт ярдәме турында”гы республика законын гамәлгә ашыру кысаларында төзелде.
Бүген Россиякүләм гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Илебездә ул быел өченче тапкыр үткәрелә. Бәйрәм унаеннан бүген никахлашу сараенда тантаналы чара үтте. Шәһәребездә иң тату һәм нык нигезле гаилә дип Антонина белән Николай Мальневлар һәм Талия белән Салих Башкуровлар гаиләләре танылды. Бер-берсенә ныклы таяныч булып, хөрмәтләп, күп еллар бергә яшәүче бу гаиләләргә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален ЗАГС җитәкчесе Равилә Зарипова тапшырды. “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Сергей Кулиш котлау сүзләре белән чыгыш ясады.
Тулырак...
Яр Чаллы муниципаль берәмлегене шәһәр советына сайлаулар вакыты игълан ителде. Ул 2010 нчы елның 10 нчы октябрендә булачак. Бу хакта депутатларның даими комиссия утырышында Хәйдәр Галәутдинов хәбәр итте.
Бүген – Мигъраҗ киче. Ягъни Мөхәммәд пәйгамбәрнең Аллаһ белән сөйләшергә күккә ашкан төне. Дин тарихчылары әлеге хәл 621 нче елда булган диләр. Мигъраҗ сүзенең гарәпчә мәгънәсе күтәрелү, күккә ашу. Мөселманнар өчен мигъраҗ кичен үткәрү үзе бер матур гадәт. Шушы Мигъраҗ кичәсендә Мөхәммәдкә (с.г.в.) җәннәт һәм җәһәннәм күрсәтелә, Аллаһы Тәгалә мөселманнарга намазны фарыз итә. Бу көнне укылган намазлар, тотылган ураза аеруча саваплы булып санала диелә дини китапларда.