Warning: "continue" targeting switch is equivalent to "break". Did you mean to use "continue 2"? in /home/users/r/radiksh/domains/kynel.ru/wp-content/plugins/cforms/cforms.php on line 730
Студентларның стипендиясен арттыралар « Кунел.ру | Күӊел.ру >> Татарское радио онлайн! > Чат

Яӊалыклар

Студентларның стипендиясен арттыралар

Студентларның стипендиясен арттыралар

Премьер-министр Дмитрий Медведев студентларның стипендиясен 5 мең сумнан 6300гә күтәрде. Дөрес, бу акчаны барлык студентлар да түгел, ә бары тик 4 яки 5 билгеләренә укучы мохтаҗ студентлар гына алачак.


Стипендиянең артуы турында Дмитрий Медведев Ерак Көнчыгыш, Бурятия, Байкал арты төбәге, Иркутск якларының социаль-икътисади үсешенә багышланган дәүләт комиссиясе утырышында хәбәр итте.

Стипендияне күтәрү турындагы боерыкны Владимир Путин быел президент вазифасына керешкәч үк биргән иде. Аның фикеренчә, 4-5ле билгеләренә генә укучы мохтаҗлык кичергән беренче, икенче курс студентларның стипендиясе яшәү минимумыннан ким булмаска тиеш. Яшәү минимумы исә бүген 6 мең сумнан артык. Әйтергә кирәк, студентларның гадәти стипендиясе нибары 1,5 мең сум тирәсе генә.

Шулай ук 2012 елда Россия икътисады өчен кирәкле булган белгечлекләрдә укучы кайбер студентлар 7мең сумлык президент стипендиясен ала алачак. Ул  барлыгы 3000 студентка биреләчәк.

Резедә ӘХМӘТВӘЛИЕВА, Интертат.ру

Сез әлеге язмага RSS 2.0 аша җавапларны күзәтә аласыз

Фикерегезне языгыз

Исемегез:
Электрон почта:

Login