Социаль саклау идарәсе Skype (скайп) системасына тоташтырылды. Идарә җитәкчесе онлайн режимда һәр сишәмбе 13 тән 14 сәгатькә кадәр халык сорауларына җавап бирәчәк. Моның өчен сишәмбе көнне 8 дән12 сәгать аралыгында 34-48-48 телефоны буенча шалтыратып, язылырга һәм үзеңнең скайп адресыңны хәбәр итәргә кирәк .
Тулырак...
Казанның “Исламны кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мөселман Мәдрәсәсенә быел укырга керергә теләүчеләр өчен уку—укыту лагере оештырылды. Белемнәрне үзләштерү нәтиҗәләреннән чыгып, иң талантлы 15 абитуриент уку йортына кабул ителәчәк. Мәдрәсәдә имам—хатыйбтан кала, икенче белгечлек — умартачылар да әзерличәкләр.Уку йорты бары тик Татарстанда яшәүчеләр генә кабул итә.
Тулырак...
Иртәгә Сарман трактында авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату оештырыла. Тукай районы агрофирмалары, шәхси хуҗалыклар һәм шәһәрнең азык эшкәртү предприятияләре үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк. Сату сәгать 7дән башлана. Биредә ит, сөт продуктлары, яшелчә, җиләк—җимешләр алырга мөмкин булачак.
Тулырак...
Шәһәрнең “Турбина“ җылылык энергетика үзәге ял базасында Яшьләр Союзы форумы узды. Ул яшьләрдә эшлекле сыйфатларны, иҗади потенциалны ачуга юнәлтелде. Форумда барлыгы 110 энергетик катнашты. Яшьләр төрле спорт уеннарында көч сынашты.
Инлеллектуаль уенда казан ясау цехы командасы җиңүче булды. Яшьләр воллейбол, армрестлинг, дартс, аркан тартышу уеннарында көч сынашты. Форум концерт һәм лотерея уйнату белән төгәлләнде
Тулырак...
Картиналар галереясендә “Чаллы сувениры” “Үткәннән -киләчәккә“ дигән исем астында күргәзмә оештырыла. Соңгы 5 елда уздырылган күргәзмә эшләргә йомгак ясалып, бәйге җиңүчеләренең иң уңышлы иҗат эшләре тәкъдим ителә. Шулай ук картиналар галереясе фондыннан шәһәр тарихы һәм Камазга кагылышлы графика, скульптура, рәсем сәнгате эшләре тәкъдим ителәчәк. Чара 10нан 18 августка кадәр оештырыла.
Тулырак...
Бүген комсомол районында капиталь төзекләндерүдән соң 10 торак йорт файдалануга тапшырылды. Әлеге йортлар “Жилкомсервис” идарә итү компаниясенә карый. Июнь аеннан бирле төзүчеләр фасадларны яңарттылар,түбәләрне алыштырдылар, җылылык үткәргечләрендә ремонт үткәрделәр, исәп-хисап җайланмалары урнаштырдылар. Барлыгы 57 млн.сумлык эш башкарылды.Әлеге компания 377 йортны үз эченә ала.15 нче августка кадәр тагын 22 йорт файдалануга тапшырылачак. Бүгенге көнгә эшләр инде 90 процентка башкарылган.
Тулырак...
ГЭС бистәсенең ял һәм мәдәният паркында 8 август көнне шәһәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак. Биредә шәһәребезнең популяр артистлары катнаша. Бәйрәм уңаеннан яңа атракцион да ачыла. Чараны исә Комсомол районы башкарма комитеты, ял һәм мәдәният паркы оештыра.
Тулырак...
Бу көннәрдә Чаллы һәм Түбән Кама территориясендә томан күзәтелде. Тикшерүләр Чаллы һәм Түбән Камада атмосфера һава пычрану дәрәҗәсе югары булуын күрсәтте. Шәһәрләрдә уртача көнлек диоксид азот концентрациясе санитар — гигиеник нормалардан 2 тапкыр югары. Ә формальдегид концентрациясе Чаллыда 9 , Түбән Камада 15 тапкыр артыграк икән.Мондый хәл аеруча иртәнге һәм кичке якларда күзәтелә. Көндез исә һава сыйфаты бераз яхшыра. Якын көннәрдә дә аномаль кызу һава торышы саклана. Һава торышының 39 градуска кадәр җитүе фаразлана.
Тулырак...