Халык санын алуның иң яхшы талисманы бәйгесе игълан ителде. Бәйге шартлары буенча талисман уңай тәэсирләр уятырга, истә калырлык булырга тиеш. Ул реклама— мәгълүмати продукция җитештерүдә, аңлату эшләре уздырылачак агитацион чараларда кулланылачак. Бәйгедә беренче урын алучыга 30 мең, ә икенче урынга 20 мең сум акча каралган. Бәйгедә исә 18 яше тулганнар гына катнаша ала.
Тулырак...
Флера Ахмерова исемендәге 4 нче балалар шифаханәсе базасында балалар өчен сәламәтләндерү үзәге ачу планлаштырыла.
Үзәк “сәламәтлек” милли проекты кысаларында эшлиячәк. Һәм 95 мең балага хезмәт күрсәтүгә исәпләнә. Эшчәнлек “Һәр гайләгә - сәламәт бала” девизы астында оештырыла һәм яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруны күздә тота.
Тулырак...
“Ефәк юл” раллиен оештыру комитеты ярышларда катнашучылар өчен приз фонды буенча карар кабул итте. Абсолют зачетта 1 урын алучыга 10 мең доллор, 2 нче урынга 8 мең, 3 нче урынга 6 мең доллор билгеләнде. 18 сентябрьдә Сочига килеп җиткән башка катнашучылар 5 мең доллор алачак. Россиядә җитештерелгән автомобильләрдә чыгыш ясаучылар өчен өстәмә титуллар булдырылды. Тулырак...
20 августка кадәр 1140 педагог "Укытучы елында һәрбер укытучыга — ноутбук" дигән республика программасы кысаларында персональ ноутбук алачак. Моннан тыш "Мәктәпкә—компьютер" республика күләм акция кысаларында шәһәр мәктәпләренә 512 компьютер кайтарылды. Аларны аерым сыйныфларга, китапханәләргә урнаштыру карала. Тулырак...
Шәһәр урамнарына урнаштырылган видео кузәту жайланмаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 50 меңнән артык очрагы теркәлде. Кагыйдә бозучылар турында мәгълүматлар көн саен Казанга жибәрелә. Аннан машина хужаларына штраф куләме курсәтелгән хатлар киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, тизлекне арттырган өчен каралган штраф куләме 300 дән — 2 мең 500 сумны тәшкил итә.
Тулырак...
4 нче Бөтендөнья
татар яшьләре форумы Казанда 27 сеннән 31 нче августка кадәр узачак. Бу хакта республика премьер — министры Илдар Халиковның карары чыкты. Форумның оештыру комитетын Татарстанның вице— премьер — министры Зилә Вәлиева җитәкличәк.
Тулырак...
"Ышаныч" социаль ярдәм күрсәтү үзәге аз керемле, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләрдән 100 балага Мамадышның "Берсут" сәламәтләндерү лагеренда ял итү мөмкинлеген булдырды. Бу беренче лагерь түгел. Июльдә дә "Ышаныч" үзәге Алабугада урнашкан “Космос“ сәламәтләндерү лагеренда 72 балага ял оештырды. Хәзерге вакытта “Берсут“ лагереның соңгы сменасына балалар туплау бара.
Тулырак...
Шәһәрдә янгыннарга каршы профилактик чаралар киң җәелдерелде. Бүген хакимияттә үткән өченче чираттан тыш киңәшмәдә әлеге чараларның нәтиҗәлелеге хакында сүз барды. Узган тәүлектә шәһәрдә 3 янгын очрагы теркәлде. Мондый хәлне булдырмау максатында торак йортларга профилактик тикшерүләр үткәрелә.Шәһәрдәге 3 район берничә зонага бүленде, җаваплы кешеләр беркетелде. Комсомол районының ял һәм мәдәният паркында тәүлек дәвамында кизү оештырылды.