Warning: "continue" targeting switch is equivalent to "break". Did you mean to use "continue 2"? in /home/users/r/radiksh/domains/kynel.ru/wp-content/plugins/cforms/cforms.php on line 730
Татарстан гүзәле “Мини Мисс Россия-2012” титулын яулаган « Кунел.ру | Күӊел.ру >> Татарское радио онлайн! > Чат

Яӊалыклар

Татарстан гүзәле “Мини Мисс Россия-2012” титулын яулаган

Татарстан гүзәле “Мини Мисс Россия-2012” титулын яулаганМәскәүдә “Мини Мисс һәм Мини Мистер Россия-2012” еллык Бөтенроссия матурлык һәм талантлар конкурсы узды. Конкурс бөтен Россиядән, төрле бәйгеләрдә җиңүгә ирешкән 4 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге 70 ләп малай һәм кызны үзенә җыйган.“Мини Мисс Россия-2012” Гран-приен һәм титулын Яр Чаллы шәһәренең 76 нчы гимназиясенең 5 нче сыйныф укучысы Лия Шәмсина яулаган. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. 
Лияга затлы ташлар белән бизәлгән ак алтыннан коелган эксклюзив таҗ, журналларда төшүгә чакырулар, иганәчеләрдән призлар тапшырылган. Моннан тыш ул “Гордость нации” халыкара телевизион фестивален алып баручы” номинациясендә Гран-прига лек булган, соңгысы “Мини Мисс Росия” белән параллель рәвештә узган.

Конкурс бөтен Россиядән, төрле бәйгеләрдә җиңүгә ирешкән 4 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге 70 ләп малай һәм кызны үзенә җыйган. Балалар талантына модельер Вячеслав Зайцев, җырчы һәм актер Пьер Нарцисс, актриса Эвелина Бледанс һәм шоумен Александр Песков бәя биргән. Конкурста Чаллы чибәре татар, рус һәм инглиз телләрендә “Туган як” җырын башкарып сокландырган.
“Мини Мисс һәм Мистер Россия-2012” бөтенроссия конкурсы халыкара конкурсларга сайлап алу туры булып санала.

Искәртеп узабыз, узган ел исә “Мини Мисс России-2011” конкурсында Казан кызы 5 яшьлек Әминә Хафизовага тиңнәр табылмаган иде. Ул Татарстан турында эчтәлекле сөйләме, мөлаемлыгы, самимилеге белән жюри күңелен әсир иткән.

«Татар-информ»

Сез әлеге язмага RSS 2.0 аша җавапларны күзәтә аласыз

Фикерләр

  1. Динара:

    Спасибо за интересную информацию!


Фикерегезне языгыз

Исемегез:
Электрон почта:

Login