Мәктәпләрдә яңа уку елына әзерлек эшләре төгәлләнү алдында
Шәһәр мәктәпләрендә яңа уку елына әзерлек эшләре төгәлләнү алдында. Быел ремонт эшләренә 20 млн 200 мең сум акча бүленеп бирелде.
16 августтан мәктәпләрне яңа уку елына кабул итү башлана. Бүгенге көндә шәһәрдә 66— гомуми белем бирү, 8— коррекцион, 2— шәхси, 1— кичке мәктәп бар.
Яңа уку елында 5400 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Алар өчен 230 сыйныф кабинеты әзерләнде.
Чыганак:
- «Кунел» .ру — татар радиосы
- Безнең татарский чат