Warning: "continue" targeting switch is equivalent to "break". Did you mean to use "continue 2"? in /home/users/r/radiksh/domains/kynel.ru/wp-content/plugins/cforms/cforms.php on line 730
Ефәк юл « Кунел.ру | Күӊел.ру >> Татарское радио онлайн! > Чат

Яӊалыклар

Ефәк юл

“Ефәк юл” раллиен оештыру комитеты ярышларда катнашучылар өчен приз фонды буенча карар кабул итте. Абсолют зачетта 1 урын алучыга 10 мең доллор, 2 нче урынга 8 мең, 3 нче урынга 6 мең доллор билгеләнде.  18 сентябрьдә Сочига килеп җиткән башка катнашучылар 5 мең доллор алачак. Россиядә җитештерелгән автомобильләрдә чыгыш ясаучылар өчен өстәмә титуллар булдырылды.

Раллида якынча 100 җиңел һәм 50 авыр йөк автомобиле катнашачак (чагыштыру өчен: Дакар раллиенда 170 җиңел һәм 80 авыр йөк автомобиле).
“Кунаклар һәм оештыру комитеты әгъзаларын исәпкә алганда, Казанга якынча 900 кеше килер дип көтелә. Ралли маршруты 90 процентка билгеләнгән”, — дип хәбәр итте Семен Якубов. Әйтик, 5 нче сентябрьдә Казанда старт биреләчәк, финишка 13 нче сентябрьдә Ашхабадта (Төркмәнстан) килеп җитәчәкләр. Ралли Татарстан Республикасы, Оренбург өлкәсе һәм Кара-Кум чүле комнары, Казахстан шәһәрләре аша узачак. Маршрутның гомуми озынлыгы – 4350 км.
Катлаулылыгы буенча трасса Дакар раллиена туры килә, озынлыгы буенча ул икеләтә кыска, ләкин белгечләр спортчылар өчен бу “Дакар алдыннан яхшы күнекмә” (ул 2010 елның гыйнвар ахырында старт алачак) булыр дип уйлый.

Шелковый путь 2010 "Камаз - Мастер"

Безнең яңалыклар:

На правах рекламы:
Для каждого автолюбителя важно, чтобы его четырех-колесный друг выглядел великолепно и притягивал взгляды прохожих. С приближением лета, многие автомобилисты задумываются о изменении облика автомобиля, удаления остатков "зимы", полировки автомобиля. Для этого можно использовать полироль для кузова автомобиля, он придаст блеск вашей "красавице", поможет удалить мелкие царапины на бампере и капоте вашего авто. Не нужно ждать лета, начни сейчас приводить в порядок свой автомобиль!
Сез әлеге язмага RSS 2.0 аша җавапларны күзәтә аласыз

Фикерегезне языгыз

Исемегез:
Электрон почта:

Login