Чаллының икътисади күрсәткече үсә бара
Чаллының икътисади күрсәткече үсә бара. Уткән ел белән чагыштырганда, теркәлгән предприятияләр саны 7.5 процентка, ә шәхси эшмәкәрләр саны 4 процентка арткан. Ел башыннан промышленность предприятияләре 64 млрд 900 млн сумлык товар җитештергән. Чаллылылар түләүле хезмәтләрдән күбрәк файдалана башлаган. Беренче ярты еллыкта халыкка 13 млрд 200 млн сумлык түләүле хезмәт күрсәтелгән. Бу үткән ел белән чагыштырганда 3,6 процентка артыграк. Түләүле хезмәт күрсәтү күләме буенча Чаллы республикада 2нче урында тора.
Чыганак:
- «Кунел» .ру — татар радиосы
- Безнең татарский чат