«Кунел» радиосы дусларын җыя!
“Күңел” радиосын яратып тыңлаучы дусларыбыз, сезне бәйрәмгә чакырабыз.
4 нче декабрь 19 сәгатьтә “Энергетик” мәдәният сараенда “Күңел дусларын җыя ” дигән концерт-тамаша оештырыла.
3 нче декабрьгә кадәр туры эфирда уздырылучы бәйгеләрдә катнашыгыз. Җиңүчеләрне сюрпризлар көтә. Концертыбызда Чаллы hәм Казаннан яраткан җырчыларыбыз чыгыш ясаячак. Концерт-тамашада бәйгеләрдә катнашу мөмкинлеге дә бар.
Билетлар “Энергетик” мәдәният сарае hәм Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залы кассаларында сатыла.