Химик матдәләр белән агулану
Соңгы 10 көндә Татарстанда химик матдәләр белән агулануның 51 очрагы теркәлгән. Алар арасыннан 17 кеше – исерткеч эчемлекләр һәм ялган аракы, 5 кеше – наркотиклар, 20 кеше — дару препаратлары, 9 кеше башка матдәләр кулланган. Нәтиҗәдә 5 кеше якты дөнья белән хушлашкан.
Химик матдәләр белән агуланучылар арасында 30 ир-ат һәм 21 хатын-кыз, шул исәптә 7 яшүсмер дә бар.