Warning: "continue" targeting switch is equivalent to "break". Did you mean to use "continue 2"? in /home/users/r/radiksh/domains/kynel.ru/wp-content/plugins/cforms/cforms.php on line 730
13 « Август « 2010 « Кунел.ру | Күӊел.ру >> Татарское радио онлайн! > Чат

Архив 13 августа 2010

Халык санын алуның иң яхшы талисманы бәйгесе

Халык санын алуның иң яхшы талисманы бәйгесе игълан ителде. Бәйге шартлары буенча талисман уңай тәэсирләр уятырга, истә калырлык булырга тиеш. Ул реклама— мәгълүмати продукция җитештерүдә, аңлату эшләре уздырылачак агитацион чараларда кулланылачак. Бәйгедә беренче урын алучыга 30 мең, ә икенче урынга 20 мең сум акча каралган. Бәйгедә исә 18 яше тулганнар гына катнаша ала. Тулырак...

Балалар өчен сәламәтләндерү үзәге

Флера Ахмерова исемендәге 4 нче балалар шифаханәсе базасында балалар өчен сәламәтләндерү үзәге ачу планлаштырыла. Үзәк “сәламәтлек” милли проекты кысаларында эшлиячәк. Һәм 95 мең балага хезмәт күрсәтүгә исәпләнә. Эшчәнлек “Һәр гайләгә - сәламәт бала” девизы астында оештырыла һәм яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруны күздә тота. Тулырак...

Ефәк юл

“Ефәк юл” раллиен оештыру комитеты ярышларда катнашучылар өчен приз фонды буенча карар кабул итте. Абсолют зачетта 1 урын алучыга 10 мең доллор, 2 нче урынга 8 мең, 3 нче урынга 6 мең доллор билгеләнде.  18 сентябрьдә Сочига килеп җиткән башка катнашучылар 5 мең доллор алачак. Россиядә җитештерелгән автомобильләрдә чыгыш ясаучылар өчен өстәмә титуллар булдырылды. Тулырак...

«Укытучы елында һәрбер укытучыга — ноутбук»

20 августка кадәр 1140 педагог "Укытучы елында һәрбер укытучыга — ноутбук" дигән республика программасы кысаларында персональ ноутбук алачак. Моннан тыш "Мәктәпкә—компьютер" республика күләм акция кысаларында шәһәр мәктәпләренә 512 компьютер кайтарылды. Аларны аерым сыйныфларга, китапханәләргә урнаштыру карала. Тулырак...

Чаллы урамнарында видеофиксация

Шәһәр урамнарына урнаштырылган видео кузәту жайланмаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 50 меңнән артык очрагы теркәлде. Кагыйдә бозучылар турында мәгълүматлар көн саен Казанга жибәрелә. Аннан машина хужаларына штраф куләме курсәтелгән хатлар киләчәк. Исегезгә төшерәбез, тизлекне арттырган өчен каралган штраф куләме 300 дән — 2 мең 500 сумны тәшкил итә. Тулырак...

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казанда!

4 нче Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казанда 27 сеннән 31 нче августка кадәр узачак. Бу хакта республика премьер — министры Илдар Халиковның карары чыкты. Форумның оештыру комитетын Татарстанның вице— премьер — министры Зилә Вәлиева җитәкличәк. Тулырак...

Login