
Татарстан гүзәле “Мини Мисс Россия-2012” титулын яулаган
Мәскәүдә “Мини Мисс һәм Мини Мистер Россия-2012” еллык Бөтенроссия матурлык һәм талантлар конкурсы узды. Конкурс бөтен Россиядән, төрле бәйгеләрдә җиңүгә ирешкән 4 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге 70 ләп малай һәм кызны үзенә җыйган.“Мини Мисс Россия-2012” Гран-приен һәм титулын Яр Чаллы шәһәренең 76 нчы гимназиясенең 5 нче сыйныф укучысы Лия Шәмсина яулаган. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. Тулырак...