Барлык сәхифәләр

Түбән Кама ГЭСында саклык чаралары катгыйлаштырылды

Түбән Кама ГЭСында саклык чаралары катгыйлаштырылды. Моңа Кабардин-Балкар республикасының Баксан ГЭСенда булган шартлау этәргеч бирде. Бүгеннән ГЭС объектларына керүчеләр өчен пропуск режимы һәм урыннарда күзәтчелек көчәйтелде. Моннан тыш ГЭС территориясе заманча сигнализация һәм күзәтү системасы белән җиһазландырылган.

Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге делегация Севастопольгә китте

Бүген шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге делегация Севастопольгә китте.Чаллы инде 4 ел Кара Диңгез флотына шефлык итә. Быелгы визит та шәһәр белән флот арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлекне үстергә юнәлтелде. Флотның яр буе частьләрендә шәһәрдән 41 егет хезмәт итә.Визит хәрби диңгез флоты бәйрәме алдыннан оештырылды. Әлеге уңайдан егетләргә истәлекле бүләкләр, әти - әниләре, дусларыннан сәламнәр язылган ДВД дискалар тапшырылачак.

Чаллыда “Достоевский”!

"2.18" бизнес үзәге бинасында яңа мәдәни – күңел ачу урыны - җәйге бакча һәм "Достоевский" кафесы ачылды. әлеге ресторанның иң беренче кунагы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиев булды. Шәһәрдә мондый биналарның артуы күзәтелә, дип искәртте ул. Соңгы елларда гына бүгенге заман таләпләренә җавап бирүче 25тән артык җәмәгать туклануы объектлары ачылды. "Достоевский" кафесында да эшлекле очрашулар уздыру, күңелле ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр бар.

Халык исәбен алу

Халык санын исәпкә алуда һәр граждан да мөстәкыйль рәвештә бланкларны тутыра алмаска мөмкин. Бу нигездә физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә кагыла. Мисал өчен кемнеңдер күзе күрмәскә, яки бөтенләй рус телен белмәскә мөмкин. Шуңа күрә дәүләт Думасы депутутлары законга төзәтмәләр кертте. Милләт турындагы мәгълүматны тиешле графага гражданның ризалыгы белән сан алучы яза алачак.

Татарстанда каты көнкүреш калдыкларын эшкәртүгә игътибар артты

Татарстанда каты көнкүреш калдыкларын эшкәртүгә игътибар тагын да артты.Бүгенге көнгә Республика территориясендә елына 1 миллион 121 мең тонна чүп аралау егәрлеге булган 23 линия эшли. Тиздән Балык Бистәсендә тагын бер шундый җайланма файдалануга тапшырылачак. Тулырак...

Машина йөртүчеләрне таныклыкларыннан мәхрүм итүгә кагылышлы административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр кертелде

РФ Дәүләт Думасы машина йөртүчеләрне таныклыкларыннан мәхрүм итүгә кагылышлы административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр кертүне икенче укылышта кабул итте. Хәзер машина йөртүчеләр таныклыкларын суд карар чыгарып, өч көн үткәннән соң, үзләре ЮХИДИга илтеп бирергә тиеш. Шунсыз мәхрүм итү срогы башланмый. Тулырак...

Пассажир йөртү белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр һәм оешмаларга карата закон катгыйлана

Пассажир йөртү белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр һәм оешмаларга карата закон катгыйлана. Яңа карар 21 нче июльдән үз көченә керәчәк. Аның нигезендә юлларда хакимият белән килешүе булмаган автобус һәм газель хуҗаларына штраф яный. Шәхси эшмәкәрләр өчен аның күләме 20 меңнән алып 30 мең сумга кадәр. Юридик затларга — 50 меңнән алып 60 мең сумга кадәр. Административ җаваплылык маршрутын үз ирке белән үзгәрткән транспортларны да урап узмаячак. Тагын бер яңалык Социаль юл йөрү билетлары булган гражданнарга кагыла. Аларны утыртмаган өчен, транспорт йөртүчеләр административ җаваплылыкка тартылачак.

37нче комплексында төзелүче балалар бакчасы сентябрь аенда эшли башлый

Шәһәрнең 37 нче комплексында төзелүче яңа балалар бакчасын сентябрь аенда файдалануга тапшыру карала. Бинаны төзү өчен республика һәм федераль бюджеттан 148 миллион сум акча бүленде. Биредә балалар өчен яхшы җиһазландырылган бүлмәләр, бассейн, спорт залы булачак. Ул 270 балага исәпләнгән.

Login

Шулай ук сез безнең сайтка керә аласыз: Yandex Google Вконтакте Mail.ru Rambler.ru Twitter