Яңа уку елыннан 49 мәктәптә ЮХИДИ юнәлешендә кадетлар әзерлиячәк. Бу юкка сайланмады, мәктәпнең материаль – техник базасы бөтен таләпләргә дә жавап бирә. Биредә автомобиль классы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үзләштеру өчен скутер, велосипед һәм башка техникалар белән тәэмин ителгән автомобиль шәһәрчеге бар. Болар укучыларга теоретик һәм практик белемнәрне узләштерүгә мөмкинлек бирәчәк. Быел 13 кадет сыйныфы ачу планлаштырыла.
Тулырак...
Түбән Кама милли паркында соңгы 10 көндә 14 янгын чыгу очрагы теркәлде. Янгынны булдырмау максатында паркта патруль хезмәте оештырылды.
Тулырак...
Ноябрь аенда Чаллы картиналар галереясе оешуга 30 ел тула. Бэйрэмгэ эзерлек эшлэре инде башланды. Юбилей кысаларында Александр Шадринның шәхси коллекциясеннән испан рәссамы Сальвадор Далиның күргәзмәсен оештыру планлаштырылган. Биредә графика, скульптура әсәрләрен күрергә мөмкин булачак. Күргәзмәне 20 августта ачу карала.
Тулырак...
Бу шимбәдә төзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бәйрәм чарасы “Төзүче” стадионында уздырыла. Бәйрәмдә төзелеш оешмалары парадын күрергә мөмкин булачак. Ижат коллективлары концерт программасы әзерли. Чара башланганчы легендар төзүче Евгений Батенчук һәйкәленә чәчәкләр салу карала.
Бу көнне кич белән Мәләкәс елгасы буенда балык шулпасы көне үткәрү дә планлаштырыла. Балыкчылар ярышы, балык тоту турында мәзәкләр бәйгесе үткәреләчәк. Иң зур һәм иң кечкенә балык тотучыны бүләк көтә. Балык шулпасыннан да авыз итү мөмкинлеге дә булдырыла.
Тулырак...
Бүген иртәнге сәгать 4 тә Лаеш районының Рус Никольское авылы янында янгын чыга, нәтиҗәдә 12 гектар җир яна. Мари Эл Республикасының Медведев районы Устье-Кундыш урман хуҗалыгында да урман яна. Янгын чыгу сәбәпле, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре «Нократ» федераль юлындагы транспорт хәрәкәтен 10-15 чакрымга ябып торырга мәҗбүр. Биредә Казан тракты буенча әйләнеп узу мөмкинлеге бар. Янгын мәйданы 50 гектарга җиткән. Торак пунктларына куркыныч янамый.
Чыганак:
Татарча радио - "Кунел" радиосы яналыклары булеге
“Электротехниклар” идарә итү компаниясе квартал эчендәге юлларны төзекләндерүне төгәлләде. Әлеге идарә итү компаниясенә караган 9 комплекста эш график нигезендә 1 айга якын барды. Барысы 1200 квадрат метр мәйданда юллар ремонтланды, бордюрлар яңартылды. Бу максатка 1 млн 540 мең сум акча тотылды. Быелга планлаштырылган эш тулысынча башкарылды, беренче чиратта иң начар юлларны төзекләндерелгән. Торак- коммуналь хезмәтләре өчен бурычларын халык түләп бетерсә, тагын да күбрәк күләмдә эшләү мөмкинлеге була. Бүгенге көндә “Электротехниклар” идарә итү компаниясе территориясендә яшәүчеләрнең 100 млн сумга якын бурычы бар.
Бүген һава десанты гаскәрләре көне. Әлеге уңайдан Ватан – ана мемориале комплексы янында тантаналы чара үтте. Деснтчыларны тәбрикләргә Комсомол районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, “Бердәм Россия” партиясенең Чаллы бүлегеннән Римма Ризванова, Ветераннар советы рәисе Наил Сафин килде.
Шәһәрдә барлыгы 2 мең десантчы исәпләнә.
Тулырак...
Соңгы 10 көндә Татарстанда химик матдәләр белән агулануның 51 очрагы теркәлгән. Алар арасыннан 17 кеше – исерткеч эчемлекләр һәм ялган аракы, 5 кеше – наркотиклар, 20 кеше - дару препаратлары, 9 кеше башка матдәләр кулланган. Нәтиҗәдә 5 кеше якты дөнья белән хушлашкан.
Химик матдәләр белән агуланучылар арасында 30 ир-ат һәм 21 хатын-кыз, шул исәптә 7 яшүсмер дә бар.