Warning: "continue" targeting switch is equivalent to "break". Did you mean to use "continue 2"? in /home/users/r/radiksh/domains/kynel.ru/wp-content/plugins/cforms/cforms.php on line 730
18 район бөртекле культураларны урып-җыю эшен төгәлләде « Кунел.ру | Күӊел.ру >> Татарское радио онлайн! > Чат

Яӊалыклар

18 район бөртекле культураларны урып-җыю эшен төгәлләде

Сбор зерна в Татарстане

Татарстанда 18 район бөртекле культураларны урып-җыю эшен төгәлләде. Бүгенге көндә игеннәр 92 процент мәйданда җыеп алынган. Алдан планлаштырганча, 1 миллион тонна ашлык суктырып алып булмаячак, ди белгечләр.
Игеннәр 604,5 мең гектар мәйданда җыеп алынган, барлыгы 593,6 мең тонна ашлык суктырылган. Уңыш гектарыннан уртача 9,8 центнер тәшкил итә.
Актаныш районы игенчеләре бөртекле культураларны урып-җыю эшен тулысынча төгәлләде. Алар 33,5 мең тонна ашлык җыеп алуга иреште. Уңыш гектарыннан уртача 17,7 центнер тәшкил итте. Баулы районы аграрийлары 8 мең тонна ашлык суктырып алды.
Спас районында да урып-җыю эшләре төгәлләнү алдында, районда 20,2 мең тонна ашлык суктырылган.
Шул ук вакытта, Әгерҗе, Тәтеш , Менделеевски , Чүпрәле районнарында урып-җыю эшләре акрын темпта бара.

Чыганак:

«Кунел» .ру — татар радиосы яналыклар булеге

Татарча чат

Сез әлеге язмага RSS 2.0 аша җавапларны күзәтә аласыз

Фикерегезне языгыз

Исемегез:
Электрон почта:

Login