Warning: "continue" targeting switch is equivalent to "break". Did you mean to use "continue 2"? in /home/users/r/radiksh/domains/kynel.ru/wp-content/plugins/cforms/cforms.php on line 730
Яӊалыклар « Кунел.ру | Күӊел.ру >> Татарское радио онлайн! > Чат

Яӊалыклар

27 июльдән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе старт ала

27 июльдән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе старт ала. Чаллыда быел 5 мең 366 бала беренче сыйныфка бара. Шуларның 822се хәйрия ярдәменә мохтаҗ. 55 укучы — күп балалы гаиләдән. 2 нче-11нче сыйныфта укучы 1 мең 237 балага шулай ук ярдәм кирәк. Акция кысаларында барлыгы 2 мең 114 балага хәйрия ярдәме күрсәтеләчәк. “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыяте 1нче сыйныфка баручы һәрбер баланы букча белән тәэмин итәчәк. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе 25нче августка кадәр дәвам итә.

Чәчәтараш һәм маникюр ясау сәнгате буенча бөтенроссия күргәзмәсе Чаллыда

Шәһәрдә август башында чәчәтараш һәм маникюр ясау сәнгате буенча бөтенроссия күргәзмәсе узачак. Биредә Мәскәү, Санкт—Петербург, Волгоград, Пермь, Казаннан профессионаллар катнашуы көтелә. Чара кысаларында халыкара  класслы белгечләр семинарлар, тренинг,  мастер—класс үткәрәчәк. Җиңүчеләргә Россия кубогына сентябрьдә Санкт—Петербургта  оештырылучы 4 нче ачык чемпионатта катнашу хокукы биреләчәк.

Түбән Кама ГЭСында саклык чаралары катгыйлаштырылды

Түбән Кама ГЭСында саклык чаралары катгыйлаштырылды. Моңа Кабардин-Балкар республикасының Баксан ГЭСенда булган шартлау этәргеч бирде. Бүгеннән ГЭС объектларына керүчеләр өчен пропуск режимы һәм урыннарда күзәтчелек көчәйтелде. Моннан тыш ГЭС территориясе заманча сигнализация һәм күзәтү системасы белән җиһазландырылган.

Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге делегация Севастопольгә китте

Бүген шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге делегация Севастопольгә китте.Чаллы инде 4 ел Кара Диңгез флотына шефлык итә. Быелгы визит та шәһәр белән флот арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлекне үстергә юнәлтелде. Флотның яр буе частьләрендә шәһәрдән 41 егет хезмәт итә.Визит хәрби диңгез флоты бәйрәме алдыннан оештырылды. Әлеге уңайдан егетләргә истәлекле бүләкләр, әти - әниләре, дусларыннан сәламнәр язылган ДВД дискалар тапшырылачак.

Чаллыда «Достоевский»!

"2.18" бизнес үзәге бинасында яңа мәдәни – күңел ачу урыны - җәйге бакча һәм "Достоевский" кафесы ачылды. әлеге ресторанның иң беренче кунагы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиев булды. Шәһәрдә мондый биналарның артуы күзәтелә, дип искәртте ул. Соңгы елларда гына бүгенге заман таләпләренә җавап бирүче 25тән артык җәмәгать туклануы объектлары ачылды. "Достоевский" кафесында да эшлекле очрашулар уздыру, күңелле ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр бар.

Халык исәбен алу

Халык санын исәпкә алуда һәр граждан да мөстәкыйль рәвештә бланкларны тутыра алмаска мөмкин. Бу нигездә физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә кагыла. Мисал өчен кемнеңдер күзе күрмәскә, яки бөтенләй рус телен белмәскә мөмкин. Шуңа күрә дәүләт Думасы депутутлары законга төзәтмәләр кертте. Милләт турындагы мәгълүматны тиешле графага гражданның ризалыгы белән сан алучы яза алачак.

Татарстанда каты көнкүреш калдыкларын эшкәртүгә игътибар артты

Татарстанда каты көнкүреш калдыкларын эшкәртүгә игътибар тагын да артты.Бүгенге көнгә Республика территориясендә елына 1 миллион 121 мең тонна чүп аралау егәрлеге булган 23 линия эшли. Тиздән Балык Бистәсендә тагын бер шундый җайланма файдалануга тапшырылачак. Тулырак...

Машина йөртүчеләрне таныклыкларыннан мәхрүм итүгә кагылышлы административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр кертелде

РФ Дәүләт Думасы машина йөртүчеләрне таныклыкларыннан мәхрүм итүгә кагылышлы административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр кертүне икенче укылышта кабул итте. Хәзер машина йөртүчеләр таныклыкларын суд карар чыгарып, өч көн үткәннән соң, үзләре ЮХИДИга илтеп бирергә тиеш. Шунсыз мәхрүм итү срогы башланмый. Тулырак...

Login