Warning: "continue" targeting switch is equivalent to "break". Did you mean to use "continue 2"? in /home/users/r/radiksh/domains/kynel.ru/wp-content/plugins/cforms/cforms.php on line 730
Яӊалыклар « Кунел.ру | Күӊел.ру >> Татарское радио онлайн! > Чат

Яӊалыклар

Картиналар галереясендә яңа күргәзмә

Картиналар галереясендә “Чаллы сувениры” “Үткәннән -киләчәккә“ дигән исем астында күргәзмә оештырыла. Соңгы 5 елда уздырылган күргәзмә эшләргә йомгак ясалып, бәйге җиңүчеләренең иң уңышлы иҗат эшләре тәкъдим ителә. Шулай ук картиналар галереясе фондыннан шәһәр тарихы һәм Камазга кагылышлы графика, скульптура, рәсем сәнгате эшләре тәкъдим ителәчәк. Чара 10нан 18 августка кадәр оештырыла. Тулырак...

10 торак йорт файдалануга тапшырылды

Бүген комсомол районында капиталь төзекләндерүдән соң 10 торак йорт файдалануга тапшырылды. Әлеге йортлар “Жилкомсервис” идарә итү компаниясенә карый. Июнь аеннан бирле төзүчеләр фасадларны яңарттылар,түбәләрне алыштырдылар, җылылык үткәргечләрендә ремонт үткәрделәр, исәп-хисап җайланмалары урнаштырдылар. Барлыгы 57 млн.сумлык эш башкарылды.Әлеге компания 377 йортны үз эченә ала.15 нче августка кадәр тагын 22 йорт файдалануга тапшырылачак. Бүгенге көнгә эшләр инде 90 процентка башкарылган. Тулырак...

8 август — шәһәр көне

ГЭС бистәсенең ял һәм мәдәният паркында 8 август көнне шәһәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак. Биредә шәһәребезнең популяр артистлары катнаша. Бәйрәм уңаеннан яңа атракцион да ачыла. Чараны исә Комсомол районы башкарма комитеты, ял һәм мәдәният паркы оештыра. Тулырак...

Чаллыны томан каплады

Бу көннәрдә Чаллы һәм Түбән Кама территориясендә томан күзәтелде. Тикшерүләр Чаллы һәм Түбән Камада атмосфера һава пычрану дәрәҗәсе югары булуын күрсәтте. Шәһәрләрдә уртача көнлек диоксид азот концентрациясе санитар — гигиеник нормалардан 2 тапкыр югары. Ә формальдегид концентрациясе Чаллыда 9 , Түбән Камада 15 тапкыр артыграк икән.Мондый хәл аеруча иртәнге һәм кичке якларда күзәтелә. Көндез исә һава сыйфаты бераз яхшыра. Якын көннәрдә дә аномаль кызу һава торышы саклана. Һава торышының 39 градуска кадәр җитүе фаразлана. Тулырак...

Мәктәпләрдә яңа уку елына әзерлек эшләре төгәлләнү алдында

Шәһәр мәктәпләрендә яңа уку елына әзерлек эшләре төгәлләнү алдында. Быел ремонт эшләренә 20 млн 200 мең сум акча бүленеп бирелде. 16 августтан мәктәпләрне яңа уку елына кабул итү башлана. Бүгенге көндә шәһәрдә 66— гомуми белем бирү, 8— коррекцион, 2— шәхси, 1— кичке мәктәп бар. Яңа уку елында 5400 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Алар өчен 230 сыйныф кабинеты әзерләнде. Тулырак...

Чаллының икътисади күрсәткече үсә бара

Чаллының икътисади күрсәткече үсә бара. Уткән ел белән чагыштырганда, теркәлгән предприятияләр саны 7.5 процентка, ә шәхси эшмәкәрләр саны 4 процентка арткан. Ел башыннан промышленность предприятияләре 64 млрд 900 млн сумлык товар җитештергән. Чаллылылар түләүле хезмәтләрдән күбрәк файдалана башлаган. Беренче ярты еллыкта халыкка 13 млрд 200 млн сумлык түләүле хезмәт күрсәтелгән. Бу үткән ел белән чагыштырганда 3,6 процентка артыграк. Түләүле хезмәт күрсәтү күләме буенча Чаллы республикада 2нче урында тора. Тулырак...

Чаллыга шәһәр статусы бирелүгә 80 ел

Чаллыга шәһәр статусы бирелүгә 10 августта 80 ел тула. Бәйрәм уңаеннан шәһәр тарихы музее һәм “Бизнес — Центр“ , “Уч төбендә шәһәр“ дип исемләнгән пректны гамәлгә ашыра. Шәһәр халкына “Бизнес — Центр“ның 25 катына менеп шәһәрне күзәтү мөмкинлеге булдырыла. Экскурсияләр һәр атнаның җомгасында уздырылачак.

Тулырак...

Бездә бронза

Төркиядә узган мәктәп укучылары арасында шахмат буенча дөнья беренчелегендә шәһәрдәшебез, спорт мастерлыгына кандидат Нәфис Талипов бронза медальгә лаек булды. 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр категориясендә ул 9 мөмкинлектән 6,5 очко җыйды. Тулырак...

Login