27 июльдән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе старт ала
27 июльдән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе старт ала. Чаллыда быел 5 мең 366 бала беренче сыйныфка бара. Шуларның 822се хәйрия ярдәменә мохтаҗ. 55 укучы — күп балалы гаиләдән.
2 нче-11нче сыйныфта укучы 1 мең 237 балага шулай ук ярдәм кирәк. Акция кысаларында барлыгы 2 мең 114 балага хәйрия ярдәме күрсәтеләчәк. “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыяте 1нче сыйныфка баручы һәрбер баланы букча белән тәэмин итәчәк.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе 25нче августка кадәр дәвам итә.
Продаете недвижимость за рубежем? Хотите купить себе квартиру, например, в Италии? Зарубежная недвижимость - лучшие квартиры по отличным ценам!




