Warning: "continue" targeting switch is equivalent to "break". Did you mean to use "continue 2"? in /home/users/r/radiksh/domains/kynel.ru/wp-content/plugins/cforms/cforms.php on line 730
Илдар Халиков: «Сабантуйларны уздырганда куркынычсызлыкны тәэмин итү төп мәсьәлә булып тора» « Кунел.ру | Күӊел.ру >> Татарское радио онлайн! > Чат

Яӊалыклар

Илдар Халиков: «Сабантуйларны уздырганда куркынычсызлыкны тәэмин итү төп мәсьәлә булып тора»

Татарстан районнарында Сабантуй бәйрәмен үткәргән вакытта куркынычсызлыкны тәэмин итү төп мәсьәлә булып тора. Бу хакта бүген республика Хөкүмәт йортында узган видеоконференция барышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.Илдар Халиков: “Сабантуйларны уздырганда куркынычсызлыкны тәэмин итү төп мәсьәлә булып тора”
«Безнең алда Сабантуйлар көтелә. Бәйрәмнәр вакытында иң мөһиме – иминлекне тәэмин итү, — дип мөрәҗәгать итте Хөкүмәт Рәисе муниципаль берәмлек җитәкчеләренә. – Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча гына түгел, төрле конструкцияләр куллану мәсьәләсендә Россия кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек, Россия техник күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәләре линиясенә дә аерым игътибар юнәлтегез».
Искәртеп узабыз, ТР Президенты Указы нигезендә, 2012 нче елда татар халкының милли бәйрәме Сабантуй бәйрәме авыл торак пунктларында һәм район үзәкләрендә 10-12 июнь көннәрендә узачак. Яр Чаллыда ул 16 нчы июньдә көтелә, ә башкалабызда 23 нче июньдә оештырылачак.

 (Казан, 9 июнь, “Татар-информ”. Евгений Семин)

Сез әлеге язмага RSS 2.0 аша җавапларны күзәтә аласыз

Фикерләр

  1. татар бабае:

    Татарстан районнарында Сабантуй бәйрәмен үткәркуркынычсызлыкны тәэмин итү төп мәсьәлә булып тора.
    “Безнең алда Сабантуйлар көтелә. Бәйрәмнәр вакытында иң мөһиме – иминлекне тәэмин итү, – дип мөрәҗәгать итте Хөкүмәт Рәисе муниципаль берәмлек җитәкчеләренә. Э, БЭЙРЭМ соннынан?.


Фикерегезне языгыз

Исемегез:
Электрон почта:

Login