Warning: "continue" targeting switch is equivalent to "break". Did you mean to use "continue 2"? in /home/users/r/radiksh/domains/kynel.ru/wp-content/plugins/cforms/cforms.php on line 730
БДИ 2012 нәтиҗәләре « Кунел.ру | Күӊел.ру >> Татарское радио онлайн! > Чат

Яӊалыклар

БДИ 2012 нәтиҗәләре

Итоги ЕГЭ 2012Агымдагы ел Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча 108 кеше 100 балл җыйган. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, узган ел максималь балл җыючылар 102 укучы булган.

100 балл җыючыларның күпчелеге (66 кеше) – рус теленнән. Ә математикадан бары ике кеше генә максималь балл җыйган.

Икенче урында – информатика һәм мәгълүмати коммуникацион технологияләр (22 кеше). Шулай ук тарихтан – бер, биологиядән – өч, химиядән – ун, рус әдәбиятыннан – ике, географиядән ике кеше 100 балл җыйган.

Министрлык мәгълүматларына караганда, Татарстанда 80 балл җыючылар – 4862 кеше, 95 һәм аннан да күбрәк балл җыючылар 726 кеше булган.

«Татар-информ»

Сез әлеге язмага RSS 2.0 аша җавапларны күзәтә аласыз

Фикерегезне языгыз

Исемегез:
Электрон почта:

Login