10 торак йорт файдалануга тапшырылды
Бүген комсомол районында капиталь төзекләндерүдән соң 10 торак йорт файдалануга тапшырылды. Әлеге йортлар “Жилкомсервис” идарә итү компаниясенә карый. Июнь аеннан бирле төзүчеләр фасадларны яңарттылар,түбәләрне алыштырдылар, җылылык үткәргечләрендә ремонт үткәрделәр, исәп-хисап җайланмалары урнаштырдылар. Барлыгы 57 млн.сумлык эш башкарылды.Әлеге компания 377 йортны үз эченә ала.15 нче августка кадәр тагын 22 йорт файдалануга тапшырылачак. Бүгенге көнгә эшләр инде 90 процентка башкарылган.
Безнең яңалыклар:
- «Кунел» .ру — татарлар радиосы
- Безнең татар чаты