Warning: "continue" targeting switch is equivalent to "break". Did you mean to use "continue 2"? in /home/users/r/radiksh/domains/kynel.ru/wp-content/plugins/cforms/cforms.php on line 730
Яӊалыклар « Кунел.ру | Күӊел.ру >> Татарское радио онлайн! > Чат

Яӊалыклар

Чаллы урамнарында видеофиксация

Шәһәр урамнарына урнаштырылган видео кузәту жайланмаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 50 меңнән артык очрагы теркәлде. Кагыйдә бозучылар турында мәгълүматлар көн саен Казанга жибәрелә. Аннан машина хужаларына штраф куләме курсәтелгән хатлар киләчәк. Исегезгә төшерәбез, тизлекне арттырган өчен каралган штраф куләме 300 дән — 2 мең 500 сумны тәшкил итә. Тулырак...

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казанда!

4 нче Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казанда 27 сеннән 31 нче августка кадәр узачак. Бу хакта республика премьер — министры Илдар Халиковның карары чыкты. Форумның оештыру комитетын Татарстанның вице— премьер — министры Зилә Вәлиева җитәкличәк. Тулырак...

«Ышаныч» балаларның сәламәтләндерү лагеренда ял итү мөмкинлеген булдырды

"Ышаныч" социаль ярдәм күрсәтү үзәге аз керемле, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләрдән 100 балага Мамадышның "Берсут" сәламәтләндерү лагеренда ял итү мөмкинлеген булдырды. Бу беренче лагерь түгел. Июльдә дә "Ышаныч" үзәге Алабугада урнашкан “Космос“ сәламәтләндерү лагеренда 72 балага ял оештырды. Хәзерге вакытта “Берсут“ лагереның соңгы сменасына балалар туплау бара. Тулырак...

Шәһәрдә янгыннарга каршы профилактик чаралар киң җәелдерелде

Шәһәрдә янгыннарга каршы профилактик чаралар киң җәелдерелде. Бүген хакимияттә үткән өченче чираттан тыш киңәшмәдә әлеге чараларның нәтиҗәлелеге хакында сүз барды. Узган тәүлектә шәһәрдә 3 янгын очрагы теркәлде. Мондый хәлне булдырмау максатында торак йортларга профилактик тикшерүләр үткәрелә.Шәһәрдәге 3 район берничә зонага бүленде, җаваплы кешеләр беркетелде. Комсомол районының ял һәм мәдәният паркында тәүлек дәвамында кизү оештырылды.

Социаль саклау идарәсе Skype системасына тоташтырылды

Социаль саклау идарәсе Skype (скайп) системасына тоташтырылды. Идарә җитәкчесе онлайн режимда һәр сишәмбе 13 тән 14 сәгатькә кадәр халык сорауларына җавап бирәчәк. Моның өчен сишәмбе көнне 8 дән12 сәгать аралыгында 34-48-48 телефоны буенча шалтыратып, язылырга һәм үзеңнең скайп адресыңны хәбәр итәргә кирәк . Тулырак...

“Исламны кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мөселман Мәдрәсәсендә укыту лагере оештырылды

Казанның “Исламны кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мөселман Мәдрәсәсенә быел укырга керергә теләүчеләр өчен уку—укыту лагере оештырылды. Белемнәрне үзләштерү нәтиҗәләреннән чыгып, иң талантлы 15 абитуриент уку йортына кабул ителәчәк. Мәдрәсәдә имам—хатыйбтан кала, икенче белгечлек — умартачылар да әзерличәкләр.Уку йорты бары тик Татарстанда яшәүчеләр генә кабул итә. Тулырак...

Сарман трактында авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату оештырыла

Иртәгә Сарман трактында авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату оештырыла. Тукай районы агрофирмалары, шәхси хуҗалыклар һәм шәһәрнең азык эшкәртү предприятияләре үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк. Сату сәгать 7дән башлана. Биредә ит, сөт продуктлары, яшелчә, җиләк—җимешләр алырга мөмкин булачак. Тулырак...

Яшьләр Союзы форумы

Шәһәрнең “Турбина“ җылылык энергетика үзәге ял базасында Яшьләр Союзы форумы узды. Ул яшьләрдә эшлекле сыйфатларны, иҗади потенциалны ачуга юнәлтелде. Форумда барлыгы 110 энергетик катнашты. Яшьләр төрле спорт уеннарында көч сынашты. Инлеллектуаль уенда казан ясау цехы командасы җиңүче булды. Яшьләр воллейбол, армрестлинг, дартс, аркан тартышу уеннарында көч сынашты. Форум концерт һәм лотерея уйнату белән төгәлләнде Тулырак...

Login