Warning: "continue" targeting switch is equivalent to "break". Did you mean to use "continue 2"? in /home/users/r/radiksh/domains/kynel.ru/wp-content/plugins/cforms/cforms.php on line 730
03 « Август « 2010 « Кунел.ру | Күӊел.ру >> Татарское радио онлайн! > Чат

Архив 3 августа 2010

Ятим балаларны тәрбиягә алган педагог гайләләренә ярдәм ителә

Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, ятим балаларны тәрбиягә алган педагог гайләләренә, укытучы елы кысаларында, ярдәм итү күздә тотыла. Татарстанда шундый 130 гайлә исәпләнелә. Шул исәптән Чаллыда 3 педагог гайләсендә мәктәп яшендә булган 3 бала тәрбияләнә. Тулырак...

18 район бөртекле культураларны урып-җыю эшен төгәлләде

Татарстанда 18 район бөртекле культураларны урып-җыю эшен төгәлләде. Бүгенге көндә игеннәр 92 процент мәйданда җыеп алынган. Алдан планлаштырганча, 1 миллион тонна ашлык суктырып алып булмаячак, ди белгечләр. Игеннәр 604,5 мең гектар мәйданда җыеп алынган, барлыгы 593,6 мең тонна ашлык суктырылган. Уңыш гектарыннан уртача 9,8 центнер тәшкил итә. Тулырак...

Шахмат һәм шашка буенча халыкара турнир башланды

Бүгеннән шәһәрдә шахмат һәм шашка буенча халыкара турнир башланды. Чаллыга Россиянең 21 төбәгеннән шулай ук Вьетнам, Португалия, Төркмәнстаннан 250 спортчы килде. Ярышлар яшүсмерләр арасында 2 төркемдә үтәчәк. Турнирны ачу тантанасында шәһәр башкарма комиитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиев, шахмат буенча дөнья чемпионы Анатолий Карпов катнашты. Ярышлар 8 августка кадәр дәвам итәчәк. Тулырак...

Россия пенсия фондының иң яхшы визуаль символикасы

Россия пенсия фондының иң яхшы визуаль символикасы бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды. Алар арасында Чаллы дизайнеры Вячеслав Ковалев та бар. Бәйгедә Россия һәм якын көнчыгыштан барлыгы 160 кеше катнашты. Алар пенсия фонды логотипы, пенсияләрне дәүләти финанслау программасы эмблемасы һәм Россия пенсия фондының егерме еллыгына багышланган открыткалар тәкъдим иттеләр. Җиңүчеләргә бүләкләр  пенсия фондының егерме еллык юбилеенда  тапшырылачак. Тулырак...

49 мәктәптә ЮХИДИ юнәлешендә кадетлар әзерлиячәк

Яңа уку елыннан 49 мәктәптә ЮХИДИ юнәлешендә кадетлар әзерлиячәк. Бу юкка сайланмады, мәктәпнең материаль – техник базасы бөтен таләпләргә дә жавап бирә. Биредә автомобиль классы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үзләштеру өчен скутер, велосипед һәм башка техникалар белән тәэмин ителгән автомобиль шәһәрчеге бар. Болар укучыларга теоретик һәм практик белемнәрне узләштерүгә мөмкинлек бирәчәк. Быел 13 кадет сыйныфы ачу планлаштырыла.

Тулырак...

Янгыннар

Түбән Кама милли паркында соңгы 10 көндә 14 янгын чыгу очрагы теркәлде. Янгынны булдырмау максатында паркта патруль хезмәте оештырылды. Тулырак...

Чаллы картиналар галереясе оешуга 30 ел тула

Ноябрь аенда Чаллы картиналар галереясе оешуга 30 ел тула. Бэйрэмгэ эзерлек эшлэре инде башланды. Юбилей кысаларында Александр Шадринның шәхси коллекциясеннән испан рәссамы Сальвадор Далиның күргәзмәсен оештыру планлаштырылган. Биредә графика, скульптура әсәрләрен күрергә мөмкин булачак. Күргәзмәне 20 августта ачу карала. Тулырак...

Төзүчеләр көне

Бу шимбәдә төзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бәйрәм чарасы “Төзүче” стадионында уздырыла. Бәйрәмдә төзелеш оешмалары парадын күрергә мөмкин булачак. Ижат коллективлары концерт программасы әзерли. Чара башланганчы легендар төзүче Евгений Батенчук һәйкәленә чәчәкләр салу карала. Бу көнне кич белән Мәләкәс елгасы буенда балык шулпасы көне үткәрү дә планлаштырыла. Балыкчылар ярышы, балык тоту турында мәзәкләр бәйгесе үткәреләчәк. Иң зур һәм иң кечкенә балык тотучыны бүләк көтә. Балык шулпасыннан да авыз итү мөмкинлеге дә  булдырыла.

Тулырак...

Login